Зәйдә социаль-негатив күренешләрне кисәтү атналыгы бара

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Ноябренең икенче декадасы Зәй муниципаль районында социаль-негатив күренешләрне, хокук бозуларны булдырмау, наркотикларсыз сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау буенча шәһәр атналыгы буларак билгеләп үтелде.

14-15 ноябрь көннәрендә 6нчы һәм 2нче урта мәктәп социаль участокларында  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм  психологы тарафыннан профилактик исәптә торучы  яшүсмерләр белән тренинг элементлары кулланып төркемле профилактик дәресләр үткәрелде.

Очрашулар “2017-2019 елларга Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау” муниципаль программасын гамәлгә ашыру уңаеннан оештырылды. Әлеге чарада 54 кеше катнашты.

Яшүсмерләр  конфликтлы ситуацияләрне чишүнең төрле юлларын эзләде.“Конфликт нәтиҗәләре өчен җаваплылык” дигән төркемле дискуссия уздырылды, анда көч методлары белән хәл ителгән конфликтлар өчен хокукый җаваплылык, шулай ук сәламәтлеккә зыян китергән өчен хокукый җаваплылык турында белемнәр тупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International