"Тәтеш балкышы" үзәгендә Яшь гаилә мәктәбе эшли

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

"Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Тәтеш районы мәктәпләре укучылары  арасында Яшь гаилә мәктәбе дәресләре алып бара.

Югары сыйныф укучылары өчен "Гаилә - бәхет ачкычы" дигән дәрес балалар өчен гадәти булмаган шартларда үткәрелә. Дәреснең беренче өлешендә ГХАТИ бүлеге җитәкчесе Л. Дианова укучыларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никах теркәү маддәләренең үзенчәлекләре белән таныштыра.

Психолог Р. Фазылова оештырган диспут барышында яшүсмерләр өчен актуаль гаилә кыйммәтләре турында уңай күзаллаулар формалаштыруга, яшьләрне үз гаилә тормышын фаразларга, шулай ук иртә өйләнешүләрне һәм йөклелекне кисәтүгә юнәлдерелгән темалар буенча фикер алыша. Дәресләр тренинг элементлары белән үткәрелә, рольле уен методы кулланыла, бу чара барышында егетләр һәм кызлар арасында кызыксыну һәм активлык уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International