22 нче ноябрь көнне "Актив озын гомер мәктәбе" клубында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Чигвинцева Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
Бәйрәмнең максаты - хатын-кызларга сак караш традицияләрен саклау, һәр кеше тормышында әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү.
Чара барышында әниләр турында җырлар һәм шигырьләр башкарылды. Шулай ук очрашуда катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында әниләрнең һәм әбиләрнең фаҗигале язмышларын искә төшерде.
Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Соңыннан кунакларга социаль хезмәтләр алучы балалар ясаган открыткалар тапшырылды.