Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Әни һәм мин – иң яхшы дуслар" темасына эвристик әңгәмә оештырды, җырлар, шигырьләр яңгырады.
Бәйрәм концертында нәниләр һәм әниләр, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан уртак биремнәрдә һәм конкурсларда катнашты. Тәрбиячеләр кече яшьтәге мәктәп балалары белән "Минем әни дөньяда иң яхшысы",- дигән темага дәрес үткәрелде, балалар белән бергә китаплар укыдылар, гаилә турында иллюстрацияләр карадылар, һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр, әниләр турында шигырьләр өйрәнделәр.
"Әнием һөнәре", "Без үз әниебезне ни өчен яратабыз" дәрес-әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук балалар иҗади эшчәнлек белән дә шөгыльләнделәр: "Әниемә чәчәк бәйләме" кул эшләнмәләрен ясадылар.
Бу чарада 25 бала һәм 10 ата-ана катнашты. Бәйрәм чаралары дуслык һәм ышаныч атмосферасы булдыруга, бергә күбрәк вакыт уздыруга һәм иң якты хис-кичерешләрне саклап калуга, бергә ял итәргә, иҗат һәм фантазия күрсәтергә юнәлдерелгән иде.