Министр Эльмира Зарипованың Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 22 ноябре, җомга

20 елдан артык инде ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без иң җылы һәм назлы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Россия Президенты Карары белән 1998 елда билгеләнгән бу көн иң якын һәм туган кешегә – әнигә рәхмәт, мәхәббәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер форсат.

Ана мәхәббәте һәркайсыбызга көч һәм ышаныч өсти, тормышта кыю адымнар белән атларга, кыенлыкларны җиңәргә булыша. Бүгенге көндә аналарга булышу дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, чөнки гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен формалаштыруда, ныгытуда, илнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүдә нәкъ менә аналарга зур әһәмият бирелә.

2018 елдан Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның илдә игълан ителгән Балачак унъеллыгы уңаеннан күрсәтмәләрен тормышка ашыруда актив эш башлап җибәрде. Балалар поликлиникалары төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту, кредит буенча ставканы субсидияләү, ипотека кредиты программасы, кереме төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга кимрәк чыга торган гаиләдәге әүвәлге балаларга түләүләр – мондагы инициативалар яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Илдә «Демография» милли проекты гамәлгә ашырыла, анда Татарстан да актив катнаша.

Федераль чаралардан тыш, Татарстанда балалы гаиләләр республиканың социаль ярдәм чараларына да исәп тота ала. Шулай итеп, республикада системалы нигездә балалы гаиләләр өчен социаль инфраструктура булдырыла, Президентның 40 тан артык социаль программасы гамәлгә ашырыла, балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламалар һәм түләүләр, адреслы социаль ярдәм, инвалид балалары булган аналарга ярдәм күрсәтү, социаль ятимлекне һәм караучысыз калуны кисәтү буенча эш алып барыла.

Татарстанда балалар туу белән бәйле рәвештә, авылда яшәүче әниләр аеруча зур ярдәм чарасыннан файдалана. 2019 ел башыннан беренче балага бер тапкыр бирелә торган акчаны авыл җирендә гомер итүче 1 776 ана, өченче балага 347 хатын-кыз алган инде.

2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән балалы гаиләләр өчен өстәмә региональ түләүләр кертеләчәк. Беренчедән, яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Икенчедән, биш балалы һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен гаиләнең һәр әгъзасына керемне, яшәү минимумына кадәр җиткерү максатыннан, пособие кертелә. Моннан тыш, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өч яшькә кадәрге балаларга елына 10 мең сумлык электрон дару сертификаты кулланыла башлыячак.

Балалы гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтелүдән тыш, республикада декрет ялындагы хатын-кызларны эш белән тәэмин итү программалары да гамәлгә ашырыла. Хатын-кыз үз һөнәри күнекмәләрен югалтмасын һәм хезмәт базарында конкурентлы белгеч булып кала алсын өчен, республикада 2012 елдан башлап хатын-кызларга һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту оештырыла. Программаны тормышка ашыруның сигез елы эчендә 7 580 ана яңадан укытылган инде.

2020 елда «Демография» милли проекты уңаеннан һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту өчен декреттагы 1,5 меңнән артык хатын-кыз җилеп ителәчәк.

Кадерле хатын-кызлар!

Бу күркәм бәйрәм көнендә сезгә иминлек, шатлык һәм ана бәхете телим! Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә нык сәламәтлек, тынычлык һәм куанычлар юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International