22 ноябрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Минем яраткан Кукмара" темасына кызыклы виртуаль экскурсия үткәрелде.
Балалар районның барлыкка килү тарихы, Кукмара шәһәренең истәлекле урыннары белән танышты. Шулай ук Кукмара районының икътисади һәм тарихи үсешенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр турында күп кенә кызыклы сюжетлар карадылар.
Аннан соң балалар Кукмара районы турындагы китапларның күплеге хакында белде, шәһәр турында видеороликлар тамаша кылды, анда алар шәһәрнең бөтен матурлыгын күрә алды.
Мондый чаралар туган як тарихына карата кызыксыну, туган шәһәребезгә мәхәббәт уятуга ярдәм итә.