Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Әни йөрәге" бәйрәм программасы оештырылды.
Чарада 33 реабилитант һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Очрашуның максаты - үз әниләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Чара барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде: балаларда әнигә карата мәрхәмәтле, игътибарлы караш, аңа ярдәм итәргә омтылыш, аны сөендерергә омтылу; гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итү; уңай эмоциональ мохит тудыру.
Балалар әни турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, музыка уен коралларында уйнады, биеделәр, конкурсларда катнаштылар.
С.Маршакның "Кошкин дом" әкиятеннән өзек уйнап күрсәттеләр. Чара ахырында балалар әниләргә үз куллары белән ясалган искиткеч открыткалар бүләк итте.
Мондый чаралар балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерергә, яхшы дустанә мөнәсәбәт һәм үзара аңлашу атмосферасы тудырырга ярдәм итә.