Әлмәт укучылары һөнәри юнәлеш буенча дәрес ала

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәшгульлек үзәге белгече балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Очрашуның төп темасы - булачак һөнәр.

Белгечләр фикеренчә, профориентация балага аңлы гына түгел, объектив та сайлауга ярдәм итә. Дәрестә үткәрелгән һөнәри тест яшүсмергә булачак һөнәр турында уйланырга һәм юнәлешне билгеләргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International