Түбән Каманың җирле район һәм шәһәр иҗтимагый оешмасы «Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе» быел РФ Президентының грантлар конкурсында “Үзгәреш” аралашу клубы проекты белән грант отты.
Алабуганың "Ышаныч" үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугышның тере хроникалары" проектын тормышка ашыруда катнаша.
9 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр Эльмира Зарипова катнашында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булып узды. Анда Министрлыкның 2020 елга максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проектка йомгак ясалды.
Инвалидлар декадасында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты көн саен кунакларны каршы ала. Барысы да интернат-йортта яшәүчеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тырыша.
Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Арт-иртәнге аш" чаралары циклыннан беренче дәрес уздырылды. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикле балалар һәм гаиләләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләү.
Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында Геройлар аллеясы янында тантаналы митинг һәм чәчәкләр салу булды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
5нче декабрьдә «Ассоль» кафесында Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе тарафыннан мөмкинлекләре чикле 25 балага Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркы (директоры Ф.К. Кашапов) чаралары хисабына хәйрия ашы оештырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.
Зәй муниципаль районында ел саен инвалидлар декадасында “Яшьлек” боз сараенда мөмкинлекләре чикле балаларны бәйрәмгә җыю күркәм традициягә әверелде.