Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән арт чаралар үткәрелә

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Арт-иртәнге аш" чаралары циклыннан беренче дәрес уздырылды. Проектның төп максаты: мөмкинлекләре чикле балалар һәм гаиләләрне иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләү.

Беренче дәрес районда Инвалидлар декадасына багышланган иде. Шулай итеп, балалар өчен бу көнне лекотекада арттерапия буенча дәресләр оештырылды, шул ук вакытта балаларның ата-аналары "Мәк" картинасын язу процессына җәлеп ителде. Үзәк белгече әниләрне киндердә акрил буяулар белән беренчел рәсем ясау күнекмәләре белән таныштырды. Сынлы иҗат һәркемгә үзен тоярга һәм аңларга, үз хисләрен һәм фикерләрен иркен белдерергә ярдәм итте. Ясалган рәсемнәрне һәркем үзләренә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International