Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш техник-икътисад техникумы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә үз ишекләрен ачты.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен әсәрләр авторы Александр Дорофеев «Урман әкиятләре» дип исемләнгән китаплар сериясен тәкъдим итте. Язучы китапларның ничек барлыкка килүе, автор үз әсәрләрендә геройларның образларын табуы турында сөйләде. Ахырда Александр Григорьевич чараның һәр катнашучысына автограф белән үз китапларын бүләк итте.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә шәһәр театрын карарга Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Равил Исмәгыйль улы Сәлимов булышты. Ул балигъ булмаганнарны театр серләре дөньясына алып керде, анда гади тамашачы аяк басмый.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү уңаеннан “Дартс” уены буенча турнир узды.
Узган атнада Теләче муниципаль районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре "Табибка кадәр ярдәм күрсәтү" буенча укуда булдылар.
5 декабрьдә Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецова Анна Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Барлык кешеләргә дә ярдәм һәм таяныч кирәк. Ә инде мөмкинлекләре чикле кешеләр аңа аеруча мохтаҗ.
Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге hәм Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе укучылары волонтерлары белән берлектә Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иттеләр.
Агымдагы елның 6 декабрендә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен айлык укулар узды.
6 декабрендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сөләйманова Рәмлә Габдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.