Яхшылык һәм игелек бәйрәме

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

5нче декабрьдә «Ассоль» кафесында Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе тарафыннан мөмкинлекләре чикле 25 балага Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркы (директоры Ф.К. Кашапов) чаралары хисабына хәйрия ашы оештырылды.

Максат һәм бурычлар: уңайлы шартлар булдыру; балаларда уен мәдәниятын булдыру; балаларга бәйрәм шатлыгын җиткерү; иҗади алдынгылык күрсәтү һәм бәйрәмдә актив катнашу теләген булдыру.

Бәйрәм дәвамында балаларны һәм ата-аналарны шәһәребезнең үзешчән артислары, «Заман» триосы һәм Резеда Гатиятуллина үзләренең дәртле җырлары белән шатландырды. Балалар төрле бәйгеләргә җәлеп ителде, анда алар уеннарда, биюләрдә актив катнаша һәм үз сәләтләрен күрсәтә алдылар. Кичә бик күңелле үтте, иң мөһиме – бәйрәмебез сәбәпчеләре – балалар бик канәгать калдылар.

Чара башында бүлек психологлары балалар белән «Кәнфит-көтелмәгән бүләк» ясау буенча остаханә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International