Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.

Эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен шәһәрнең 4 предприятиесе тәкъдим итте. Чара барышында мөмкинлекләре чикле 10 граждан тәкъдим ителгән вакансияләр буенча эш шартлары һәм эш бирүчеләрнең таләпләре белән танышты. Эшкә урнашу өчен ике кеше юллама алды.

Ярминкә форматы ярдәмендә һәр эш эзләүче потенциаль эш бирүче белән аралаша, тәкъдим ителгән эш буенча индивидуаль тернәкләндерү программасы тәкъдимнәрен исәпкә алып фикер алыша, үзләрен кызыксындырган башка сораулар бирә алды.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярдәме белән эш бирүчеләр вәкилләре белән предприятиеләрдә инвалидлар өчен өстәмә җиһазландырылган  эш урыннары булдыру мөмкинлеге турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International