9 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында министр Эльмира Зарипова катнашында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булып узды. Анда Министрлыкның 2020 елга максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проектка йомгак ясалды.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 16 максат чыгарылган иде. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 429 кеше тавыш бирде, алар ведомство эшенең иң мөһим моментларын билгеләүгә үз өлешләрен кертте. Республика халкын хәерчелеккә каршы көрәш, эшсезлекнең үсүенә юл куймау, икътисадны үстерү өчен кадрлар әзерләү, укучыларга һөнәри юл сайлаганда ярдәм күрсәтү, шулай ук халыкның адреслы категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларын үстерү мәсьәләләре борчый. Шулай ук халыкны сәламәтләндерү темасы, тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны комплекслы реабилитацияләү колачын арттыру, өлкәннәрне озак вакыт карап тоту системасын үстерү темаларына да халык битараф түгел.
Шулай ук татарстанлылар киләчәктә файдаланылырга мөмкин булган өстенлекле максатларга да үз вариантларын тәкъдим итте. "Үз вариантым" категориясендә 311 тәкъдим калдырылган, ә республиканың 578 кешесе комментарий калдырган. Гражданнарның комментарийлары һәм тәкъдимнәре арасында халыкның керемнәрен арттыру һәм хезмәт хакы түләү, хезмәт шартлары һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклау буенча дәүләт контролен көчәйтү мәсьәләләре алда бара.
Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, Иҗтимагый совет утырышында министрлык экспертлары, проектта катнашкан киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар җәмәгатьчелеге фикерен исәпкә алып, киләсе елга 7 иң мөһим юнәлеш һәм эш индикаторларын билгеләде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы буенча 2020 елга кабул итүгә тәкъдим ителгән ачык формалаштырылган максатлар исемлеге түбәндәгечә:
1. Хәерчелеккә каршы көрәш. Татарстан Республикасында яшәүче 20 мең кеше "керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар" категориясеннән чыгару;
2. Эшсезлек үсешен булдырмау. Рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1 % тан артык булмаган дәрәҗәдә саклау;
3. Мохтаҗларга ярдәм итү. Ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып, түләүләрнең һәм социаль пособиеләрнең адреслылыгын 80 % тан 82,4% ка кадәр арттыру;
4. Пенсионерларны сәламәтләндерү. Мөрәҗәгать иткән пенсионерлар санының 25% тан да ким булмаганын ташламалы шартларда (4 209 юлламадан ким түгел) тәэмин итү;
5. Демографик хәлне яхшырту.
6. Инвалидларны, инвалид балаларны тернәкләндерү. Инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында реабилитация һәм абилитация буенча хезмәт күрсәтүне 72,8% тан 73,8% ка кадәр арттыру (8,3 мең кешедән дә ким түгел), инвалидларны -70,9% тан 71,9% ка кадәр арттыру (7,3 мең кешедән дә ким түгел);
7. Икътисад үсеше өчен кадрлар әзерләү. Кадрларга һөнәри белем бирү дәрәҗәсен эшче көчләр саныннан кимендә 0,8% ка (19 мең кеше) саклап калу.