Түбән Камада инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен масштаблы проектны башлап җибәрделәр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Түбән Каманың җирле район һәм шәһәр иҗтимагый оешмасы «Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе» быел РФ Президентының грантлар конкурсында “Үзгәреш” аралашу клубы проекты белән грант отты.

Проект терәк-хәрәкәт аппаратында төрле авырулары булган, ягъни даими рәвештә чит кешеләр тәрбиясенә мохтаҗ инвалид балалы хатын-кызларга юнәлдерелгән. Мондый гаиләләр белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнер булды һәм катнашучыларга дәресләр үткәрү өчен мәйданчык тәкъдим итте.

Шулай ук үзәк белгечләре катнашучыларга кирәк булган саен консультатив һәм методик ярдәм күрсәтә.

Даими рәвештә чит кешеләр тәрбиясенә мохтаҗ инвалид балалары булган әниләр көн дә вак-төяк тоелган проблемалар белән очраша, ә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен күп көч, энергия һәм вакыт сарыф итәргә туры килә. Оптимистлыкны, якты киләчәккә өметне саклап калу, үзеңне бәхетле итеп тою бер дә җиңел түгел. Һәр әнигә эчке (психоэмоциональ) һәм тышкы (сәламәтлек, матурлык, имидж) халәтен торгызу өчен шәхси вакыт кирәк. Психолог, косметолог, визажист, биергә өйрәтүче ресурсларыннан файдаланып, "Үзгәреш" аралашу социаль психологик клубының эше катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләргә, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга, шулай ук хатын-кызларны тышкы яктан үзгәртергә ярдәм итәчәк. Проект уңаеннан "Веста" үзәге мәйданчыгында "Үзгәреш" социаль-психологик аралашу клубы эш алып бара. Шулай ук киләчәктә студиядә психологлар, косметологлар, визажистлар, чәчтарашлар, биюгә өйрәтүче укытучылар эшлиячәк; тышкы кыяфәтләрен карау күнекмәләрен алу буенча төрле мастер-класслар үткәреләчәк. Проектның нәтиҗәләре йомгаклау чарасы - "Үзгәреш" матурлык фестивалендә ясалачак.

Проектны гамәлгә ашырганнан соң "Веста" үзәге базасында "Үзгәреш" аралашу клубы эшлиячәк, аның кысаларында инвалид балалары булган хтын-кызлар белән үзара ярдәм төркемнәре дә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International