Интернат-йортларда Инвалидлар декадасына йомгак ясыйлар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты көн саен кунакларны каршы ала. Барысы да интернат-йортта яшәүчеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тырыша.

Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс оештырды.

Акбулат авыл җирлеге үзешчәннәре 5 декабрь көнне "Тынычлыкка елмаю бүләк ит" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Бу көнне татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырады, тамашачылар артистлар белән бергә җырлар башкардылар, дәртле татар музыкасы астында биеделәр.

6 декабрь көнне Чистай-Выселка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тамашачыларны күңелле җыр-бию белән сөендерде. Педагоглар балалар белән берлектә чын мәгънәсендә Халыклар дуслыгы бәйрәме оештырды.

8 декабрьдә яшь инвалидлар джакколо буенча шәһәр турнирында актив катнашты. Спорт ярышлары  Чистай мәдәни үзәге базасында узды. Ир-атлар арасында алтын медальне Алексей Тривоженко яулады, Диана Менняновада - көмеш медальгә ия булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ә Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 9 декабрь көнне өстәл адаптация уеннары буенча ярышлар узды. Җиңүчеләр, призерлар һәм барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Декада кысаларында боулинг буенча хәйрия турниры Алабугада узды. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты "Планета добра" яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы командалары көч сынашты. Турнирны "Махеевъ" хәйрия фонды оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International