Арча һәм Яшел Үзәндә түгәрәк өстәлләрдә мөмкинлекләре чикле кеше проблемалары турында фикер алыштылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 9 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен “түгәрәк өстәл” узды. Гражданнарга хезмәт базарындагы хәлләр торышы, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм мәшгульлек үзәге хезмәтләре, шул исәптән инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә озатып йөрү хакында мәгълүмат җиткерелде.

“Россииядә эш"” порталында урнаштыру өчен һәркайсы белән аерым рәвештә резюме төзелде.

Чарага килүчеләргә аларның һөнәри күнекмәләрен, тәҗрибәләрен, эш режимын, сәламәтлек торышын һәм эш урынына транспорт якынлыгын исәпкә алып, эш эзләүдә ярдәм күрсәтелде.

9 декабрь көнне Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен Арча үзәк китапханәсендә "Без  үзенчәлекле" дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Түгәрәк өстәл артында мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре үзләренең кызыксындырган  сорауларын төрле ведомство вәкилләренә бирделәр.

Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашуның мондый форматы турында күп фикер алышырга мөмкинлек бирде. Ата-аналар сораулар гына түгел балаларның ял вакытларын  файдалы оештыру буенча үз тәкъдимнәрен  җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International