Татарстан Республикасы Милли музеенда "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Менә өченче ел инде ТР Хезмәт, халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел"  шигырь укучылар конкурсы үткәрә.

Конкурсның максаты - туган тел традицияләрен торгызу һәм Татарстанның социаль приютларында талантлы тәрбияләнүчеләрне ачыклау.

Конкурсның бурычлары:

- балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру;

- әдәби әсәрләргә (шул исәптән якташ шагыйрьләрнең әсәрләренә дә) уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.);

- балалар һәм яшүсмерләрдә сәнгать тәмен һәм сәләтләрен үстерү.

Быел конкурста республиканың барлык 15 приюты катнашты, бу исә балаларның чарага карата кызыксынуларын һәм башка катнашучылар белән ярышып, үз көчләрен сынап карарга теләүләрен күрсәтә. Конкурсантлар Г.Тукай, М. Җәлил, заман авторларның әсәрләрен, шулай ук үзе язган шигырьләрен укыдылар.

Барлык конкурсантларның чыгышыннан соң, шигырь укучылар өчен музей экскурсоводы тарафыннан кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде.

Чараның кульминациясе булып бүләкләү тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Хезмәт, хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин котлады, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шулай итеп, "Туган тел" конкурсы призерлары өчлеге түбәндәгечә күренә:

1 урын - Алексей Алексеевич Шәрәпов М. Җәлил шигырен тәкъдим итте, Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приюты;

2 урын - Владислава Петровна Максимова Мамадыш районы "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр приюты;

3 урын - Илья Александрович Дронов, Әгерҗе муниципаль районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приюты.

Конкурсны оештыручылар балаларга матур, уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International