"Өмет утравы" үзәге белгечләре инвалидлар янына барды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Югары Ослан районының  "Инвалидлар җәмгыяте" рәисе Вазыйх Зиатдинов белән берлектә Югары Ослан авылы территориясендә яшәүче инвалидлар йортында булып кайтты.

Танышу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидларның яшәү-көнкүреш шартларын тикшерделәр, янгын куркынычсызлыгы чаралары һ.б. белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International