Кукмара районында "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Республиканың Кукмара муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан 2 сентябрьдән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр диспансеризация, профилактик караулар һәм скрининглар уздыру өчен медицина оешмаларына китерелә.

Өч ай эчендә 65 яшьтән өлкәнрәк 649 пенсионер диспансеризация узды. Күптән түгел Кукмара районының Ядегәр, Өркеш, Янил, Түбән Өскебаш, Керкәүс авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тикшерү уздылар.

Декабрь аенда медицина тикшерүләренә 152 кешене китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International