Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Снежана Лунева "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "һөнәрләр калейдоскобы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Чараның төп максаты - сәламәтлекләре буенча чикле балаларның һөнәри юнәлешен билгеләү, шулай ук киләчәктә һөнәри юл сайлау өчен һөнәрләр белән таныштыру.
Балалар пешекче, кондитер, ябучы һөнәрләре турында мультфильм карады. Һөнәри юнәлеш бирүче чара белән 12 инвалид бала катнашты.