Яшел Үзән муниципаль районында һөнәрләргә багышланган “Мин кем булачакмын” балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең 1-6 нчы сыйныф укучылары арасында һөнәрләргә багышланган “Мин кем булачакмын” балалар рәсемнәре конкурсы тәмамланды, ул ел саен районның мәшгульлек үзәге һәм мәгариф идарәсенең һөнәри юнәлеш проекты кысаларында уздырыла.
Конкурска 375 рәсем килгән, алар арасында мөмкинлекләре чикле балалар эшләре дә бар. Конкурста тәкъдим ителгән эшләргә бәяне бәйгене оештыручылар һәм шәһәрнең һөнәри осталар җәмәгатьчелеге әгъзаларыннан торган комиссия бирде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә хәлиткеч сүз шәһәренең профессиональ рәссамнары Макаров Валерий Иван улы һәм Царев Сергей Владимир улына бирелде.
7 декабрьдә “Чикләнмәгән мөмкинлекләр шәһәре” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле кешеләр иҗаты бишенче интеграция фестивале гала-концертында мөмкинлекләре чикле балалар арасында конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү узды. Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгенең зур сәхнәсендә конкурс җиңүчеләренә һәм призерларына тантаналы рәвештә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.