Министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов БИОТ-2019 халыкара күргәзмәсендә катнаша

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

10-13 декабрьдә Мәскәүдә ВДНХда "Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Әлеге чараларда ТР Хезмәт, халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнаша.

Күргәзмә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр берлеге, РФ Социаль иминият фонды, хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте, Европа куркынычсызлык Федерациясе һәм күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге ярдәме белән үткәрелә.

Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә иң эре биотехнологияләр күргәзмәсе Россия компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм региональ хакимият органнары, хезмәтне саклау үзәкләре, фәнни-тикшеренү институтлары, профсоюз лидерлары, СИЗ белән тәэмин итү хезмәтләре белгечләре һ.б өчен кызыклы.

Быел чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец һ. б. катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International