"Кояшкай"да курчак театры

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннаен Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә Яр Чаллы курчак театры "Домок - теремок"  исемле тамаша тәкъдим итте, анда 29 бала һәм 12 ата-ана катнашты.

Курчак театры - балаларның иң яраткан тамашаларыннан берсе. Курчак театрында балалар таныш һәм якын уенчыкларны күрә ала. Бу тамашада да балалар аю, куян, керпе, бака, черкине һ. б. күрделәр,  алар җанланды, сөйләшә башлады, тагын да кызыграк булды. Бу тамаша балаларны үзенә бер төрле мавыктыргыч дөньяга күчерде. Балалар актив катнашты, курчаклар биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр, аларның күрсәтмәләрен үтәделәр, киңәшләр бирделәр, куркынычлык барлыкка килгәндә - кисәттеләр.

"Кояшкай" да Яр Чаллы медицина көллиятенең "Кояш", "Медиклар"  отрядлары волонтерлары курчаклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде, анда 20 инвалид бала һәм 6 ата-ана катнашты.

Балалар һәм ата-аналар мастер-класс оештыручыларны игътибар белән тыңладылар, ә алар, үз чиратларында, адымлап барсын күрсәтте һәм аңлатты. Иҗат итү  кайнап торды, барысы да процесска аеруча зур дулкынлану белән карады. Әти-әниләр балаларга ярдәм итеп, үзләре балаларга әйләнгән кебек, иҗат белән мавыктылар. Һәркем үз курчагын фикер алышып һәм киңәшләшеп ясады.

Үз куллары белән ясаган курчакны кемдер туган һәм якын кешесенә бүләк итәргә теләде, ә кемдер уйнау өчен үзенә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International