Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Казанлыларга үз вакансияләрен "Казан ипподромы" ҖЧҖ, РФ МО ЦЖКУ филиалы 14-нче номерлы торак-коммуналь хуҗалык комплексы һ.б тәкъдим итте.

Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе нәтиҗәләре буенча эш бирүчегә әңгәмәгә 28 кеше юллама алды.

Килүчеләр шулай ук шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы законнар таләпләре белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International