"Асылташ" социаль приютында шул исемдәге киностудия эшли

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Монолит" хокук бозуларны профилактикалау программасы буенча "Асылташ" исемдәге балалар киностудиясе эшли. Приютта тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр "Кешеләр өчен яшә - синең өчен дә яшәрләр" дип исемләнгән нәфис фильм төшерделәр.

Балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнделәр. Дубль артында фильмның барлык фрагментлары төшерелгән. Актерлар - алар бит балалар, медицина хезмәткәре, приют тәрбиячеләре үзләре дә уйнады.  Фильмда  авыр тормыш ситуациясенә юлыккан кызның, приютта булганда, якыннарының ярдәме ничек мөһим булуын күрсәтергә теләгәннәр. 

Барлык балалар да төшерү көненнән канәгать калды.  Ә педагоглар тәрбияләнүчеләрнең экранның икенче ягыннан үзләренә күрә алуларына сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International