«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан, агымдагы елның 2 сентябреннән башлап, 65 яшьтән өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруны узу өчен медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.
Тәтеш районында бүгенге көндә 539 өлкән яшьтәге граждан диспансеризацияне узды. Ел ахырына кадәр пенсионерларның гомуми күләме 700 кеше тәшкил итәчәк.
Медицина тикшерүе Тәтеш үзәк район хастаханәсе, Олы Тархан һәм Олы Шәмәк участок хастаханәләре базасында уза.
Район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә 2020 елның I кварталына өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтүнең план-графигы төзелде инде. Күрсәтелгән вакыт эчендә 392 кеше медицина тикшерүен узачак.