Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Алексеевск районында булды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген Алексеевск муниципаль районына эш визиты уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайгырту" социаль приютында булды.

Министр урынбасары агымдагы ремонттан соң учреждениене карады, "Демография" милли проекты уңаеннан приютның эше белән танышты. Энҗе Нияз кызы шулай ук "Мөстәкыйльлек баскычлары" проекты кысаларында тәрбияләнүчеләрне социальләштерү дәресендә катнашты. Бу эшне "Тынычлык чишмәләре" хәйрия фонды белгече Ольга Новикова җитәкли.

Министрлык вәкиле социаль приюттан чыккан һәм һөнәри белем бирүне оештыруга кергән чыгарылыш укучылары белән эшләүгә аерым игътибар юнәлтте.

"Кайгырту" приютында булганнан соң Э. Н.Нигъмәтҗанова министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International