Казанның психоневрологик интернатында бәйрәм концерты узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган "Өмет җиле" Бөтенроссия конкурсы һәм "Талантлар салават күпере"республика конкурс-фестивале лауреатлары һәм дипломантлары  инвалидлар  декадасы ахырында интернатның акт залында бәйрәм концерты оештырды.

"Кристалл" хореография коллективы (социаль ярдәм  алучылар арасыннан), җитәкчесе Сафиуллина Ләйлә Марат кызы җитәкчелегендәге "Сударушка" вокаль төркеме, солистлар Мугинов Марат, Дәүләтшин Искәндәр барлык катнашучыларны да таң калдырды һәм яңа эмоциональ номерлар белән сөендерделәр. Һәр номер көчле алкышларга күмелде. Залда җылылык һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International