Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк белән бергә 10 декабрьдә Лениногорскида ачылган "Балаларда көч" тернәкләндерү үзәгендә булды.
Яңа учреждение "Балаларда көч" дигән мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм хәйрия фондын тернәкләндерүнең дүртенче үзәге булып тора.
Кунакларны фондны гамәлгә куючы Гадел Заһретдинов һәм фонд директоры урынбасары Айгөл Әхмәтова каршы алды.