"Яңарыш" үзәгендә тематик дәрес узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә РФ Конституциясе көненә багышланган "Мин яратам сине, Россия" дигән чара уздырылды.

Чараның максаты-актив гражданлык позициясен һәм тәрбияләнүчеләрнең хокукый аңын формалаштыру.

Дәрес барышында 30 реабилитант илебезнең Төп законы – РФ Конституциясе турында белде, халык уеннары уйнады, Россия флагын ясады, "Минем Россиям" исемле кызыклы викторинада катнаштылар.

Педагоглар, балалар һәм ата-аналар белән берлектә "Минем Ватаным - Россия" дигән күргәзмә оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International