Югары Ослан интернат-йортында тәрбияләнүчене 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидларөчен интернат-йортында яшәүче АбдулгалиевТәлгать Мөбәрәкша улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәнен район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Котлауларга җирлек башлыгы Вячеслав Раков, социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая һәм интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева да кушылды. Алар юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр, Бөек Ватан сугышы вакытында һәм тыныч вакытта армый-талмый башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Тәлгать Мөбәрәкша улы мондый игътибарга бик шат булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International