Министр эш визиты белән Лениногорск районында булды

2019 елның 13 декабре, җомга

12 нче декабрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булды.

Визит кысаларында Эльмира Зарипова Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булды: Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.

Ведомство башлыгы озак вакыт карау системасына өйрәнгән социаль хезмәткәрләр белән аралашты. Шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International