Түгәрәк өстәлдә инвалид балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр турында фикер алыштылар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

12 декабрь көнне Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында "Инвалид балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр (ведомствоара хезмәттәшлек)" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Монда мәгариф бүлеге, Питрәчнең мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе вәкилләре, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, юрисконсульт, шулай ук сәламәтлекләре чикле балаларның ата-аналарыкатнашты. Әлеге чараның максаты: ата-аналарны әлеге категория балалары белән эшләү үзенчәлекләре белән таныштыру. Очрашу нәтиҗәсендә белгечләр балаларны алга таба укыту мөмкинлекләре турында киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International