"Өмет чыганагы" балалары китапханәче эшенең нечкәлекләре турында белде

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендәге  тәрбияләнүчеләр, психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә, район балалар китапханәсендә булды. Балалар "Иң яхшы һөнәр-китапханәче" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча китапханә дәресенә чакырылган иде.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алды. Балалар китапханәче эшенең нечкәлекләрен белде. Алар өчен үзәк китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрелде, анда һәр бүлекнең эше белән таныштылар. Ә "Виртуаль концерт залында" балалар бөек рус композиторы П. И. Чайковский әсәрләре белән таныштылар.

Балалар бик күп уңай тәэсирләр алды. Нәтиҗәдә, балалар яхшы, пөхтә китап укучылар булырга һәм еш кына китапханәгә килергә сүз бирделәр. Мондый чаралар балаларны китап мәдәниятенә җәлеп итә, кызыксынучан, белемле кеше итеп тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International