ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында 17 нче декабрь көнне янгын куркынычсызлыгы буенча күнегүләр оештырылды.

17 декабрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Татарстан буенча сәяхәт” дигән  интеллектуаль уен үткәрделәр.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 17 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Буа муниципаль районында булды.

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" илкүләм проекты уңаеннан эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру буенча сынау рәвешендә, эш бирүчеләргә бизнес-ситуацияләрдән чыгып хезмәт күрсәтү комплексы күрсәтәчәк.

"Дайком Консалтинг" ҖЧҖ (Казан шәһәре) 11 хезмәткәр алдында гомуми суммасы 1 310,0 мең сум бурычын кайтарды.

"СТАФ Промсервис" ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре) үзенең 16 хезмәткәренә 791,0 мең сумлык әҗәтен каплады.

"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннан илнең 16 төбәгендә мәшгульлек хезмәтләрен модернизацияләү чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пилот итеп сайланган.

Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында "Чәчәк иле" проектын тормышка ашыру максаты белән "Яшә, чыршы!" экологик акция оештырылды. Акция Яңа ел алдыннан, бәйрәмнәрдән соң чүп баклары янына эләгә торган урман чибәркәйләрен күпләп кисүгә багышлана.

Әгерҗе районы “Наз" алалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр  һөнәрләр иленә сәяхәтне дәвам итә. 16 нчы декабрь көнне тәрбияче Шишкина Надежда җитәкчелегендә  алар саклык банкы хезмәткәре - тикшереп торучы-консультация бирүче һөнәрләре турында белделәр.

16 декабрьдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгече тарафыннан шәһәрдәге 5 оешма белән чираттагы мәгълүмати очрашулар уздырылды. 

 

Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Бигеш мәктәбендә булды. Чарада 13 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International