Теләче муниципаль районының "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 19 социаль хезмәткәр социаль хезмәтләр күрсәтә, шуларның 2се пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр.
Ике хезмәткәр дә "Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы" һөнәре (вазыйфасы буенча) буенча һөнәри белем алды. Укулар ворлдскиллс программасы буенча үтте, "Казан медицина көллияте"ндә узды, - бу төр һөнәрне социль хезмәткәрләр үзләре сайлады, уку дәверендәге алган белем белән бик канәгать калдылар.
Программа 144 сәгать тәшкил итте, укулар хезмәт эшчәнлегеннән аерылмыйча гына башкарылды. Укыту вакытында түбәндәге тематика буенча предметларны өйрәнделәр: "Хәзерге заман профессиональ технологияләре", "Медицина оешмасы шартларында һәм өйдә пациентларны/туганнарны укытуны гамәлгә ашыру " һ. б.