16 декабрь көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында музыкотерапия технологиясе уңаеннан социаль хезмəт алучылар өчен "Кышкы уеннар" дип аталган ял чарасы уздырылды.
Өлкəннəр Яңа ел һəм кыш турында дəртле жырларны искə төшерделəр: Н.Кадышева башкаруында "Ох, снег, снежок"; В.Толкунова башкаруында "Если б не было зимы"; Э.Хиль башкаруында "У леса на опушке"; Л.Долина башкаруында "Три белых коня"; "Самоцветы ансамбленең "Снег кружится" , əлбəттə, балачак жырлары "В лесу родилась ёлочка", "Маленькой ёлочке холодно зимой".
Күңелле бəйрəм алды репертуары психик киеренкелектəн һəм начар кəефтəн арынырга ярдəм итте, аларны күтəренке кəеф һəм уңай кичерешлəр алыштырды, бабай һəм əбилəрнең күзлəрендə һəм йөзлəрендə шатлык, елмаю балкыды, ə бу иң зур бүлəк инде.