"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Балалар – балаларга" концерты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  "Балалар – балаларга" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Концерт программасын 5нче музыка мәктәбе укучылары әзерләде һәм үткәрделәр. Концерт программасында классик һәм заманча композиторларның әсәрләре башкарылды. Барлык катнашучылар да үзләренең музыкаль осталыкларын күрсәтте. Концерт ахырында укытучыларның фортепиано дуэты яңгырады. Чыгыш уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International