17 декабрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Уенның максаты ватанга мәхәббәт тәрбияләү, эре шәһәрләр һәм елгаларның исемнәрен ныгыту, дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәббәт формалаштыру.
Уены татар шагыйре Сибгать хакимнең “Без Иделдән, Казаннан” шигырен укудан башладылар.
Балалар 2 командага бүленделәр. Алар белем генә түгел, ә команда рухы да күрсәттеләр. Һәр төркем капитан сайлады, алар махсус биремне уңышлы башкарып чыктылар. Балалар үз командаларына лаеклы бал алып килү өчен бик тырыштылар. Әлбәттә, дуслык җиңде. Саубуллашканда балалар бер-берсенең кулларын кысты.