"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннан илнең 16 төбәгендә мәшгульлек хезмәтләрен модернизацияләү чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пилот итеп сайланган.
Мәшгульлек хезмәте ребрендингы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән бердәм таләпләр нигезендә үткәрелә. Таләпләр эш регламентларына, эш форматына, яңадан укыту программаларына һәм мәшгульлек хезмәтләре белгечләрен мотивацияләүгә корылган.
Яңа брендбук нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Россиядә эш" кадрлар үзәге дип аталачак. Кадрлар үзәге интерьерының дизайн-проекты эшләнгән, ремонт эшләре алып барыла, заманча җиһазлар, техника сатып алына.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре өчен квалификацияне күтәрү, яңадан әзерләү үткәрелә.
Эш заманча, яңа, клиентка юнәлдерелгән, актив форматта "бер тәрәзә" системасы буенча төзеләчәк. Эш бирүчеләр һәм мәшгульлек үзәге белгечләре арасында дистанцион хезмәттәшлек проценты артачак.
Хезмәт күрсәтү принцибын үзгәртү - гади хезмәт күрсәтүдән башлап, эш эзләүчеләрнең тормыш хәлләрен, эш бирүчеләрнең бизнес-ситуацияләрен хәл итүгә кадәр булачак. Моның өчен тормыш хәлләре, бизнес-хәлләр кейслары эшләнә, алар киләчәктә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегендә сыналачак һәм гамәлгә кертеләчәк.
Хәзер эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, эш эзләүче һәм эш бирүче комплекслы хезмәтләр җыелмасын, ягъни халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм, башка төр хезмәтләр күрсәтү һәм конкрет тормыш хәлен хәл итүдә ярдәм итү чаралары, бизнес-ситуацияне хәл итүдә үзара бәйләнгән дәүләт хезмәтләре жыелмасын бер урында ала алачак.