Яр Чаллы мәшгульлек үзәге эш бирүчеләргә бизнес-хәлләрне хәл итү буенча хезмәт күрсәтү комплексы тәкъдим итә

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" илкүләм проекты уңаеннан эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру буенча сынау рәвешендә, эш бирүчеләргә бизнес-ситуацияләрдән чыгып хезмәт күрсәтү комплексы күрсәтәчәк.

Әлегә эш бирүчеләрнең ике бизнес-ситуациясе сынала. Шуларның берсе - "Инвестицион проект". Әлеге бизнес-вәзгыять кысаларында мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алуда, вакантлы эш урыннары ярминкәләрен оештыруда, алдан һөнәри белем алуда ярдәм итәргә тәкъдим итә. Өстәмә эш бирүчегә оешманы профильләштерү буенча чаралар үткәрергә, хезмәткәрләрне беренчел сайлап алырга, персоналны бәяләргә һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирергә тәкъдим итәчәкләр.

Икенче бизнес-хәл - "Кече предприятие төзү". Мәшгульлек хезмәте, гамәлдәге дәүләт хезмәтләре белән беррәттән (үз эшен ачучы гражданны теркәү, шәхси эшмәкәр яки юридик затны теркәүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү), мәсәлән, күп функцияле үзәккә документлар әзерләү һәм кадрлар эшен оештыру кебек яңа хезмәтләр тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International