Татарстанның ике предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбәндәге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде:

"Дайком Консалтинг" ҖЧҖ (Казан шәһәре) 11 хезмәткәр алдында гомуми суммасы 1 310,0 мең сум бурычын кайтарды.

"СТАФ Промсервис" ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре) үзенең 16 хезмәткәренә 791,0 мең сумлык әҗәтен каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International