Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында "Чәчәк иле" проектын тормышка ашыру максаты белән "Яшә, чыршы!" экологик акция оештырылды. Акция Яңа ел алдыннан, бәйрәмнәрдән соң чүп баклары янына эләгә торган урман чибәркәйләрен күпләп кисүгә багышлана.
Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, ә төркемнәрдә төрле ташландык материалдан кечкенә сувенир чыршылар ясадылар.
"Акциягә үз шәһәрләренең табигатенә битараф булмаган кешеләр ярдәм итәр, һәм урманда тере чыршы тирәсендә Яңа елны рәхмәтле хайваннар һәм кошлар билгеләп үтәрләр дип ышанабыз", - ди тәрбиячеләр А.Гайнуллина, Л. Әһлиуллина һәм Э. Хөснетдинова.