Әгерҗе районы “Наз" алалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр иленә сәяхәтне дәвам итә. 16 нчы декабрь көнне тәрбияче Шишкина Надежда җитәкчелегендә алар саклык банкы хезмәткәре - тикшереп торучы-консультация бирүче һөнәрләре турында белделәр.
Тәрбияләнүчеләр саклык банкында консультация һәм банкомат хезмәтләренең ни өчен кирәкле, файдалы булулары, халыкның алардан ничек файдаланулары турында да күп мәгълүматлар туплады. Консультация бирүче Шадрина Ольга балаларга, банкоматларның халык өчен бик уңайлы булуы һәм эш тизлеген арттырып, җайлаштырып торуы, алар ярдәмндә бик күп төрле түләүләр, хезмәтләр башкарылуы, тикшереп торучы-консультация бирүче хезмәткәрләр ярдәме белән акчалар салдырып алу мөмкинлекләре турында да сөйләде. Сәяхәттә 8 приютта тәрбияләнүче бала катнашты.