16 декабрьдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгече тарафыннан шәһәрдәге 5 оешма белән чираттагы мәгълүмати очрашулар уздырылды.
Әлеге чараның төп максаты – яңа эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итү, кулдашлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, алга таба бергәләп эшләү формалары турында сөйләшү.
Очрашу барышында эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәт базары, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүматлар бирелде, информацион буклетлар тапшырылды.
Әлеге чара нәтиҗәсендә 4 яңа вакансия теркәлде.