"Веста" үзәге иң актив волонтерларны бүләкләде

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Волонтерлар көне уңаеннан13 нче декабрьдә йомгаклау тантанасы узды. Максат: бер ел эчендәге волонтерлык хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау, иң актив волонтерларны бүләкләү.

Белгечләр "Веста" үзәгендә волонтерлар белән бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында презентация әзерләде, волонтерлар белән берлектә анимацион студиядә оештырылган мультфильм күрсәттеләр.

Очрашу ахырында бүләкләү тантанасы булды. Үзәк директоры Татьяна Мыльникова иреклеләргә изге йөрәкләре, бушлай хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң актив ирекле ярдәмчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чарада катнашучыларга игелекле эшләр башкаруда катнашу турында үз тәэсирләрен җиткерү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International