Лениногорск комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү технологияләре гамәлгә ашырыла

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балаларга ярдәм итүнең үзенчәлекле технологияләре ел саен гамәлгә ашырыла.

Аларга  “Песочная терапия”, “Ком белән рәсем”, “Барысы да чәчәк ата” проекты, терапевтик техника, шул исәптән “Инклюзив театр”, “Инвалид балаларны профориентацияләү һәм профадаптацияләү” һәм “Талантлар шатлыгы” программалары керә. Әлеге технологияләр буенча эш барышында агымдагы елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 100дән артык балигъ булмаган бала колачланган. Инвалид балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, социаль тернәкләндерүнең һәм җайлашуның нәтиҗәле ысулларының берсе - инклюзив театр. 

"Ладошки" инклюзив театры студиясенең аерым алымнары һәм эш ысуллары сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балаларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга, сәхнәдә үзләрен артистлар сыйфатында күрсәтергә мөмкинлек бирә. Балалар бер-берсенә ышанырга, башкаларны барлык үзенчәлекләре һәм аерымлыклары белән кабул итәргә өйрәнә, үзара ярдәм һәм хезмәттәшлеккә омтылыш хисләре күрсәтәләр. Балалар, аралашып, яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерә, үзләренең иҗади ресурсларын ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International