Узган җомгада Тукай районында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен "Игелек кыл" хәйрия марафоны оештырылды. Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бу марафонны оештыруга үз өлешен кертте.
Тукай районы инвалидларының кул эшләре куелган күргәзмә-ярминкә оештырылды. Чара бик җылы шартларда узды, районның танылган артистлары чыгыш ясады, марафонда катнашучылар канәгать калды.
Марафон барышында 2 миллион сумнан артык акча җыелды. Җыелган акчалар киләсе ел дәвамында Тукай районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү һәм сәламәтләндерүгә тотылачак.