Буа районының 1200 гә якын өлкән кешесе медицина тикшерүе үтте

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан Буа муниципаль районының "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина тикшерүе узу өчен алып бара.

Бүгенге көндә медицина оешмаларына 1197 кеше китерелгән. Район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә 2020 елның беренче кварталына өлкәннәрне медицина учреждениеләренә 456 кешене  илтүнең  план-графигы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International